Татарстанлыларны бәйрәмнәр уңаеннан озын ял көннәре көтә

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2024 елның гыйнварында ял көннәре турында күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6 8 гыйнварЯңа ел каникуллары һәм 7 гыйнварРаштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

2024 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында, «2024 елда ял көннәрен күчерү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 10 августындагы 11314 номерлы карары белән ял көннәре күчерелде:

6 гыйнвар шимбәдән 10 май җомгага;

7 гыйнвар якшәмбедән 31 декабрь сишәмбегә.

Шулай итеп, 2024 елда биш көнлек эш атнасында 1–8 гыйнвар ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International