19 декабрьдә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең бобиль офисы «Большие Ключи» озак вакытлы тернәкләндерү наркология үзәгенә китте.
Тернәкләнү узучы гражданнар Яшел Үзән муниципаль районы предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә булган вакансияләр, мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләре, хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча «Демография» милли проекты кысаларында укулар узу мөмкинлекләре, үзмәшгульлекне оештыру шартлары һәм мөмкинлекләре турында белде.
Гражданнар үз эшләрен ачуга зур кызыксыну күрсәттеләр. Авыр тормыш хәлендә калган яшьләр оптимист, очрашуда катнашучыларның күбесе тернәкләнү узганнан соң хезмәт эшчәнлеген яңартырга ниятли.
23 кеше һөнәри юнәлеш бирүче тест узды.