Яңа ел алдыннан Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Яңа ел бәйрәме оештырдылар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аз керемле гаиләләрдән булган балалар өчен чараны Фәния Гайнетдинова, Әлфинә Фәхриева һәм Әдилә Кашапова әзерләде.
Бәйрәмне аниматор алып барды, бу балаларны аеруча сөендерде. Чара ахырында барлык балаларга татлы бүләкләр бирелде.