Спас интернат-йортында «Яңа ел серпантины» бәйрәме узды

2023 елның 29 декабре, җомга

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар өчен җырлар, биюләр белән кызыклы программа оештырылды.

Бәйрәмдә Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов кунак булды. Ул узып баручы ел нәтиҗәләре турында сөйләде, барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм хәтта интернат-йорт карамагындагылар белән әйлән-бәйлән уйнады.

Яңа ел карнавалында Петр Бурмистров җитәкчелегендәге Никольск Мәдәният йорты артистлары катнашты. Алар бик күп күңелле җырлар башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International