Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үзенең социаль хезмәтләр алучыларын Яңа ел белән котлауны дәвам итә.
Бәйрәм алдыннан социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге кешеләргә кунакка киләләр, аларга нык сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге телиләр, шулай ук бүләкләр тапшыралар. Социаль хезмәт алучылар социаль учреждение хезмәткәрләренең мондый игътибарына һәрвакыт шат.