«Автомаркет» ҖЧҖ Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче социаль хезмәтләр алучы, инвалид Әхнәф Әхмәтҗия улының Яңа ел хыялын тормышка ашырды. Иске гармун урынына эшмәкәр Артур Илгиз улы өлкән кешегә яңа гармун бүләк итте.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар үз күзаллауларын, коммуникатив потенциалын киңәйтүне һәм үзләре өчен яңа нәрсәләр белүне дәвам итә. Шәһәрнең эре оешмалары көче белән, шулай ук үзәк җитәкчелеге тарафыннан даими рәвештә гадәти булмаган һәм танып белү чаралары оештырыла.
8 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр гыйбадәтханәдә булдылар. Чара православие бәйрәмнәренә һәм рус халкы гореф-гадәтләренә җәлеп итү, рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру максатыннан оештырылды.
Казанның 19 нчы гимназиясеннән балалар һәм аларның гаиләләре Яңа ел акциясендә катнашты. 1–11 сыйныф укучылары республиканың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлары өчен кулдан эшләнгән 805 открытка ясадылар.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Яңа ел тамашасы узды.
Яңа ел алдыннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле булган кечкенә дусларына кунакка бардылар.
Быел Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан оештырылган «Теләкләр чыршысы» акциясе беренче тапкыр рәсми форматта узды.
«КАМАЗ» ГАҖ Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләренә бүләкләр рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтте. Балаларга бүләкләрне Яңа ел чарасында тапшырдылар.
«Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мавыктыргыч Яңа ел чарасы – «Хогвартс» әкияти уены узды.
Печищи авылының бәйрәмчә бизәлгән мәдәният йортында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар һәм профилактика исәбендә торучы балалар өчен Яңа ел чарасы узды.