Иң тылсымлы бәйрәм алдыннан Чистай медицина училищесы волонтерлары отряд кураторы Татьяна Парамонова белән бергә «Юлдаш» интернат-йортының аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган социаль хезмәт алучыларын Яңа ел белән котладылар. Кунаклар концерт куйдылар, һәркемгә татлы бүләкләр тараттылар.
28 декабрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инде учреждение белгечләре телетапшырулар стилендә Яңа ел тамашасы оештырдылар. Конкурс җиңүчеләрен татлы призлар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр.