28 декабрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яңа ел бәйрәме узды. Балаларга бүләкләр белән шәһәр Советы депутаты Людмила Мусаева, «Татнефть» ГАҖ вәкиле Илшат Андарҗанов һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре килде.
Тәрбиячеләр, педагоглар һәм ата-аналар Яңа ел тамашасын куюда актив катнаштылар. Аларның актерлык осталыгы ярдәмендә бәйрәм бик күңелле узды.
Үзәк директоры Галина Калашникова үзәкнең якты талантлары турында сөйләде, республика конкурсларында җиңүче Маргарита Захарян һәм Александр Горячкинга рәхмәт хатлары тапшырды.