Кичә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады. Рәмис Хатыйп улы барысына да нык сәламәтлек, иминлек, актив озын гомер теләде. Район башлыгы һәркемгә тәм-томнар пакеты тапшырды.
Шулай ук район җитәкчесе интернат-йортка суыткыч, кер юу машинасы һәм туңдыргыч савыт бүләк итте. Яңа көнкүреш техникасы социаль хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Социаль учреждение коллективы Рәмис Сафиулловка игътибары һәм интернат-йорт карамагындагылар турында кайгыртуы өчен рәхмәт белдерде.