13 февральдә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында «Балигъ булмаганнарның психоэмоциональ травмаларын җиңүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле практикалар: Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тәҗрибәсе» дигән стажировка мәйданчыгы оештырылды. Аның эшендә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар белгечләре катнашты.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәрес үткәрде. Дәреснең темасы – егылуларны профилактикалау өчен аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кеше (инвалид) өчен бүлмә һәм шәхси урын җайлаштыру.
Республиканың мәшгульлек үзәкләре һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы эш эзләп, яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрү соравы белән мөрәҗәгать итүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирәләр. Мондый эш эзләүчеләр өчен мәшгульлек үзәге тиешле вакансияләр сайлый һәм дәүләт хезмәтләре комплексын күрсәтә.
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты уңышлы тормышка ашырыла.
13 февральдә, Бөтендөнья радио көне билгеләп үткәндә, «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре газета редакциясендә һәм радиостанциядә булдылар.
13 февральдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәрби-патриотик чара узды. Урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен ватанпәрвәрлек, үз илең һәм халкың өчен горурлык хисе тәрбияләүгә, яшүсмерләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыруга юнәлдерелгән очрашу оештырылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре һәм Республика ресурс үзәге эксперты күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын планлы рәвештә үзгәртү һәм контрольдә тоту максатыннан атна саен социаль хезмәтләр алучыларга баралар.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә «Әфганстан – тере хәтер» чарасында катнаштылар. Ул патриотик юнәлешле иде.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучыларның берсе – Любовь Борисовна. Үзенең яше һәм терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалары аркасында хатын-кыз урамда еш чыга алмый, ләкин ул эшсез утырырга күнекмәгән.