Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре һәм Республика ресурс үзәге эксперты күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын планлы рәвештә үзгәртү һәм контрольдә тоту максатыннан атна саен социаль хезмәтләр алучыларга баралар.
Чаралар барышында өлкән яшьтәге гражданның, инвалидның чит ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсе билгеләнә, чөнки бер ел эчендә аларның физик хәле начарланырга яки, киресенчә, яхшырырга мөмкин. Нәтиҗәдә хезмәтләрнең яңа күләме билгеләнә.
Социаль эш буенча белгеч социаль хезмәтләрнең тулылыгын һәм вакытында күрсәтелүен, аларның нәтиҗәлелеген тикшерә. Шулай ук сыйфат контроле акты тутырыла.