«Опека» үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәрес үткәрде. Дәреснең темасы – егылуларны профилактикалау өчен аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кеше (инвалид) өчен бүлмә һәм шәхси урын җайлаштыру.

Дәрестә 10 социаль хезмәткәр катнашты, алар аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны карыйлар.

Дәресләр өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның өй шартларында озак һәм уңайлы яшәве өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International