Зәй укучылары өчен хәрби-патриотик очрашу оештырылды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

13 февральдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәрби-патриотик чара узды. Урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен ватанпәрвәрлек, үз илең һәм халкың өчен горурлык хисе тәрбияләүгә, яшүсмерләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыруга юнәлдерелгән очрашу оештырылды.

Чарада катнашу өчен «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, «Застава» хәрби-спорт патриотик клубы җитәкчесе Андрей Миронов, «Гвардия» хәрби-эзләү отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, Әфган сугышы ветераны Сергей Галяминский чакырылган иде. Кунаклар сугышчыларыбызның батырлыгы турында сөйләделәр.

Очрашуда катнашучылар игътибарына «Әфганстан – безнең хәтер» дигән видеоролик тәкъдим ителде. Катнашучылар шулай ук фотоэкспозиция белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International