Республиканың мәшгульлек үзәкләре һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы эш эзләп, яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрү соравы белән мөрәҗәгать итүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирәләр. Мондый эш эзләүчеләр өчен мәшгульлек үзәге тиешле вакансияләр сайлый һәм дәүләт хезмәтләре комплексын күрсәтә.
Мәсәлән, Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре элеккеге махсус хәрби операциядә катнашучыга шәһәрнең эре сәнәгать предприятиесендә эшкә урнашырга ярдәм иткәннәр.
Алты айлык хезмәт контракты тәмамлангач, Виктор Н. өенә кайта. «Ватанны саклаучылар» фонды юнәлеше буенча ул, эшкә урнашуда ярдәм сорап, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә. Анда татарстанлы белән консультацияләр үткәрәләр, һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтәләр. Тиешле эшне сайлаганда, эшкә урнашу бүлеге белгечләре дәгъвачының барлык теләкләрен, аның социаль хәлен исәпкә алалар. Шулай ук ир-атка социаль контракт төзү мөмкинлеге турында сөйлиләр.
Яшел Үзәндә яшәүчегә эш сайларга вакансияләр ярминкәсендә катнашу ярдәм итә, анда ул төрле эш бирүчеләр белән аралаша. Нәтиҗәдә, Виктор Н. «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ кулдан формалаштыручы булып эшкә урнаша.