Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә «Әфганстан – тере хәтер» чарасында катнаштылар. Ул патриотик юнәлешле иде.
Балалар Әфган сугышы вакыйгалары, анда катнашучылар белән таныштылар, совет солдатларының батырлыгы турында белделәр.
Социаль педагоглар әйтүенчә, мондый чаралар рухи-әхлакый һәм социаль-тарихи кыйммәтләрне торгызырга ярдәм итә.