«Өмет чаткысы» үзәге тәрбияләнүчеләре радиода булдылар

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

13 февральдә, Бөтендөнья радио көне билгеләп үткәндә, «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре газета редакциясендә һәм радиостанциядә булдылар.

Баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин редакция эше турында сөйләде. Радиода алып баручы Гөлнара Ситдыйкова үзенең белемнәре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты. Экскурсия ахырында тәрбияләнүчеләр интервью үткәрделәр һәм үзләрен радиода алып баручы ролендә сынап карадылар.

Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Сәлихҗанова сүзләренчә, мондый экскурсияләр балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эшендә мөһим баскыч булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International