Яңа гаиләдә якын туганнар арасында кебек

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты уңышлы тормышка ашырыла.

2022 елның июнендә Чирмешән районының Лашманка авылыннан Габдуллиннар гаиләсе ялгыз Мөкәррәм Талипованы үзләренә ала. Аңа аерым бүлмә бүлеп бирәләр, ул өлкән кешенең уңайлы яшәве өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Гаиләдә яшәү шартлары яхшы, гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәтләр бик җылы. Яңа гаиләдә элек ялгыз булган әби якын кешеләр тапкан, үзен кирәкле итеп хис итә.

«Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре даими рәвештә гаиләгә килеп, әңгәмәләр үткәрәләр. Һәр тапкыр алар гаиләдә хөрмәт һәм үзара аңлашу хөкем сөргәненә инаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International