ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Югары Ослан районы безнең ир-егетләргә ярдәм итүдә актив катнаша. Социаль яклау бүлеге һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, шулай ук аларның балалары маскировка челтәрләре үрүгә кушылды.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен стажировка мәйданчыгы старт алды. Учреждениенең алдынгы тәҗрибәсе белән танышу өчен интернат-йортка Кама Аланы һәм Чистай психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларыннан, шулай ук Җәлил һәм Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларыннан коллегалары килде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» Бөтенроссия волонтерлык акциясенә кушылды. Шеланга авылында яшәүче Елена Дергунова хәрби-кыр шартлары өчен яндыргыч ясау буенча мастер-класс оештырды. Ул солдатларга гуманитар ярдәм җыю белән актив шөгыльләнә.

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсы кысаларында «Өмет нуры» АКБХО Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Көчле рухлылар» проектын гамәлгә ашыра башлады. 

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы, һөнәр сайлау буенча чара үткәрү өчен, «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәгенә барды.

Ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») республика фестиваленең район этабында «Секрет» ансамбле уңышлы чыгыш ясады, анда Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр керә.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә стажировка мәйданчыгы эшли башлады. «Инсульттан соң кешеләрне комплекслы тернәкләндерү» чарасында Мөслим, Баулы һәм Тукай районнарыннан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вәкилләре катнашты. Тармак хезмәткәрләре тәҗрибә, белем һәм һөнәри күнекмәләр белән уртаклаштылар.


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә бәйләнешләре» дигән мастер-класс узды. Ул социаль хезмәтләр алучыларның туганнарын һәм якыннарын тернәкләндерү процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International