21 майда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүче эшләмәүче яшьләр өчен дәрес оештырдылар. Шәһәр транспортында пассажирларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
23–24 майда Казанда IV «Без балаларыбыз өчен җаваплы» психик тайпылышлы балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләренең форумы уза.
Түбән Камадан Лилия Яруллина III төркем инвалид. Аңа 54 яшь. 20 елдан артык хатын-кыз кадрлар бүлеге белгече булып эшләгән.
Җәйге чор башлану белән Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә консультация пунктлары эшләвен дәвам итә. Шәһәр һәм район халкының төп соравы җәйге каникуллар вакытында яшүсмерләр өчен вакытлыча эш эзләү белән бәйле.
Мини-футболны популярлаштыру һәм психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларда яшәүче социаль хезмәтләр алучылар арасында актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы июнь аенда мини-футбол буенча ачык турнир үткәрә.
Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ТР инклюзив спорт үзәге» АКБО белән берлектә «Яшь патриот» балалар спартакиадасы оештырылды. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар, шул исәптән шәһәрнең балалар учреждениеләренә йөрүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору төркеме ачылды. Ул аутизм спектры бозылу һәм психик тайпылышлар булган 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән.
17 майда «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе–2024» конкурсының зона этабы узды. Конкурста Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Балык Бистәсе, Сарман, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнарыннан 12 җәмәгать тәрбиячесе катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү буенча чара узды. Ул пропаганда бүлеге вәкиле, шәһәр башкарма комитеты каршындагы җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген оештыру буенча әйдәп баручы белгече Ләйсән Уйбекова белән берлектә оештырылды.
21 майда Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Үзебез һәм башкалар белән тату яшәргә өйрәнәбез» дигән темага дискуссия үткәрде. Чара балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауга, катлаулы ситуацияләрне тәнкыйди анализлау һәм үзең карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.