Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору төркеме ачылды. Ул аутизм спектры бозылу һәм психик тайпылышлар булган 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән.
Мондый төркемнең эшенең максаты – баланы социализацияләү.
Индивидуаль һәм төркем формасында үткәрелә торган дәресләр үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үстерүгә, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне баетуга, балалар коллективында булу, аралашу күнекмәләрен формалаштыруга, ә иң мөһиме – балаларны алга таба социализацияләүгә юнәлдерелгән.