Яр Чаллыдагы тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен спартакиада оештырылды

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ТР инклюзив спорт үзәге» АКБО белән берлектә «Яшь патриот» балалар спартакиадасы оештырылды. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар, шул исәптән шәһәрнең балалар учреждениеләренә йөрүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.

Спартакиада мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында инклюзив спорт һәм физик культураны пропагандалауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Күңелле җылынудан соң балаларга эстафеталар узарга туры килде. Һәр катнашучы үз командасына җиңү китерергә тырышты. Уенчыларның көндәшлек рухына карамастан, ярыш үзара аңлашу һәм дусларча ярдәм атмосферасында узды.

Ярышларда катнашучыларның барысы да грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International