«Опека үзәге белгече иң яхшы тәрбиячеләр конкурсының финалына чыкты

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

17 майда «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе–2024» конкурсының зона этабы узды. Конкурста Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Балык Бистәсе, Сарман, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнарыннан 12 җәмәгать тәрбиячесе катнашты. Презентацияләр, видеороликлар ярдәмендә алар балигъ булмаганнар һәм авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләр белән алып барылган эш турында сөйләделәр.

Жюри карары буенча Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Паньшина республика конкурсының финалына чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International