«Кояшкай» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү буенча чара узды. Ул пропаганда бүлеге вәкиле, шәһәр башкарма комитеты каршындагы җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген оештыру буенча әйдәп баручы белгече Ләйсән Уйбекова белән берлектә оештырылды.

Балаларга кунакка юлдагы тәртип кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итүче инспектор килде. Балалар уен формасында юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяүлеләр, пассажирлар һәм шоферлар булдылар.

Балаларга «Автобус», «Җәяүле һәм светофор» уеннары бик ошады. Чара ахырында Ләйсән Уйбекова балаларга яктылыкны кире кайтара торган элмәкләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International