Түбән Камада яшүсмерләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен консультация пунктлары эшли

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Җәйге чор башлану белән Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә консультация пунктлары эшләвен дәвам итә. Шәһәр һәм район халкының төп соравы җәйге каникуллар вакытында яшүсмерләр өчен вакытлыча эш эзләү белән бәйле.

14–18 яшьлек балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру программасында катнашырга теләүчеләргә хәбәр бирү өчен, күчмә консультация пунктлары эшли. Алар шәһәр мәктәпләрендә оештырылган. Консультация пунктларында карьера консультантлары балаларга эшкә урнашуның мөмкин булган вариантлары турында гына сөйләмиләр, ә аларга хезмәт хокукларын һәм бурычларын да аңлаталар, эшкә кабул иткәндә эш бирүчегә тапшыру өчен кирәкле документлар пакетын җыярга ярдәм итәләр, медицина комиссиясен узу турында белешмәне, ата-аналардан, опека һәм попечительлек органнарыннан рөхсәтне кайдан һәм ничек алырга мөмкинлеген сөйлиләр.

Балалар үзләре дә актив рәвештә сораулар бирәләр. Хезмәт хакы мәсьәләсе мөһим. Эш белән тәэмин итү үзәгеннән хезмәт хакына өстәмә рәвештә матди ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүмат та яшүсмерләрне шатландыра.

Быел Түбән Каманың мәшгульлек үзәге «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформа аша мәгълүмат алуның яңа шартларында эшли. Балалар рәхәтләнеп платформада теркәлә. Теркәлүне шунда ук үтә алмаган кешеләргә мәшгульлек үзәге белгечләре теркәлергә генә түгел, ә резюме төзергә дә ярдәм итәләр.

«Консультация пунктларына укучылар гына түгел, мәктәпләрдә хезмәт бригадаларын оештыру өчен җаваплы педагоглар да мөрәҗәгать итә. Еш кына балаларының вакытлыча эшкә урнашуы белән кызыксынучы ата-аналар да киңәш сорап киләләр. Консультация пунктлары хәзер бик кирәкле, чөнки мәктәп каникулларының беренче аенда гына да 1300гә якын яшүсмер эшкә урнашачак. Шул ук вакытта беренче хезмәт тәҗрибәсен алырга теләүче балалар саны күбрәк», – ди Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Светлана Елагина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International