Мини-футболны популярлаштыру һәм психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларда яшәүче социаль хезмәтләр алучылар арасында актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы июнь аенда мини-футбол буенча ачык турнир үткәрә.
Команда составы – психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасыннан 7 кеше. Катнашучыларның яше – 18 яшьтән өлкәнрәк.
Катнашуга гаризалар 2024 елның 5 июненә кадәр rrc.org@bk.ru электрон почта адресы буенча кабул ителә («Ачык турнир» билгесе белән).
Турнирны оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8 (843) 598-31-96 телефоны буенча яки Казан шәһәре, Петербург урамы, 40 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.