3 июньдә Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Без барыбыз да балачактан» дигән мавыктыргыч гаилә бәйрәме үткәрелде. Чарага учреждение хезмәткәрләренең һәм социаль хезмәтләр алучыларның балаларын һәм оныкларын чакырдылар.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар әти-әниләре белән бергә тылсымлы әкият дөньясына чумдылар.
Традиция буенча Балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасының Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре бәйрәмгә килә алмаган дусларына кунакка баралар. Балалар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләрен түземсезлек белән көтәләр, чөнки мондый практика инде беренче ел гына тормышка ашырылмый.
Әтнә районында сокланырлык һәм горурланырлык бик күп гаиләләр бар. Аларның берсе – Рафаэль Гарипович һәм Рахина Таҗиевна гаиләсе. Алар инде 60 ел бергә.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру өлкән яшьтәге кеше яки тормыш эшчәнлеге чикләнгән кеше өчен лаеклы тормыш сыйфатын тәэмин итүне күздә тота. Системаны кертүнең өстенлекле бурычларының берсе – карауга мохтаҗ гражданнарны ачыклау механизмнарын камилләштерү. Мондый кешеләрне ачыклауның бер механизмы – 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып барлау.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында саф һавада чара узды. Физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен волейбол уены оештырылды.
Социаль яклау бүлеге, «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Татарстанның Югары Ослан районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күпбалалы гаиләдә булдылар. Кунаклар матур әкият костюмнары киеп һәм бүләкләр белән килделәр.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Юлларда куркынычсызлык әлифбасы» чарасы оештырдылар. Бу чара җәйге каникуллар чорында аеруча актуаль.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Балаларны яклау көне уңаеннан күп кенә чаралар уздырылды.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Балачак территориясе» бәйрәме узды. Ул Балаларны яклау көненә багышланган.