Югары Ослан районыннан күпбалалы гаиләгә автолюлька тапшырдылар

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Социаль яклау бүлеге, «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Татарстанның Югары Ослан районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күпбалалы гаиләдә булдылар. Кунаклар матур әкият костюмнары киеп һәм бүләкләр белән килделәр.

Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре дүрт бала тәрбияләүче гаиләгә автолюлька бүләк иттеләр. Ул кечкенә Евгения өчен кирәк.

Кунаклар балаларны җәй башлану белән котладылар, имин яллар теләделәр.

«Игътибар – балалар!» чарасы балалар катнашында юл-транспорт җәрәхәтләнүләрен киметү максатыннан оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International