Әлмәттә интерактив гаилә чарасы узды

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Балачак территориясе» бәйрәме узды. Ул Балаларны яклау көненә багышланган.

Гипс фигураларыннан магнитлар, шәмнәр, шарлардан фигуралар ясау буенча мастер-класслар, шоу – балачакның төп бәйрәме бик күңелле узды. Программаның күңел ачу өлешеннән соң балалар «Бүләк кис» уенын уйнадылар һәм татлы бүләкләр белән сыйландылар. Бәйрәм ахырында һәр бала бүләккә шар һәм аттракцион паркына чакыру билеты алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International