Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Балаларны яклау көне билгеләп үтелде

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Балаларны яклау көне уңаеннан күп кенә чаралар уздырылды.

Чүпрәле муниципаль районында балачакның төп бәйрәме «Чупрәле» үзәк паркында узды. Балалар җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар һәм эстафеталарда катнаштылар. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар белән антистресс уенчык ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу кызыклы процесста аларга белгечләр һәм әниләр ярдәм итте.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге каршындагы мәйданчыкта да чара узды. Оештыручылар әйтүенчә, һәр олы кеше күңелендә бала, шуңа күрә бәйрәм аларга да кирәк.

Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре бәйрәм уңаеннан чара оештырдылар. Чарада социаль хезмәт күрсәтүдә булган балалар катнашты. Бүләкләр, сюрпризлар, елмаюлар – болар барысы да бәйрәмне чын мәгънәсендә тылсымлы һәм шатлыклы итте.

Шулай ук рәсемнәр бәйгесе уздырылды. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар җирле «Тынычлык фәрештәләре» үзәге волонтерлары оештырган бәйрәмгә чакырылган иде. Бәйрәмдә балалар тамашачылар гына түгел, ә төрле мастер-классларда, уеннарда катнашучылар да булды.

Кайбыч муниципаль районында бәйрәм уңаеннан балалар Сабантуе оештырылды. Чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль хезмәтләр алучылары, мөмкинлекләре чикле балалар, махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдән балалар, күпбалалы гаиләләрдән балалар катнашты.

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балалы гаиләләр өчен район үзәкләштерелгән китапханәсенә экскурсия оештырды.

Түбән Кама районында 100 дән артык бала һәм аларның әти-әниләре бәйрәмгә килгән иде. Социаль хезмәт күрсәтүдәге балалары булган гаиләләр өчен «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Җәйге мозаика» уенын үткәрделәр.

Минзәлә комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече һәм психологы Минзәлә шәһәрендә яшәүчеләр арасында «Гаилә планетасы» темасына интервью үткәрделәр. Интервьюда барлыгы 79 кеше катнашты.

Бәйрәмгә Ютазы районы Мәдәният йорты мәйданында балаларны котларга Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов килде. Чарага социаль хезмәтләр алучыларның гаиләләре чакырылган иде. «Гармония» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре дәртләндергеч конкурслар, бию ярышлары үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International