«Тәтеш балкышы» үзәге балалар өчен профилактик чара оештырды

2024 елның 4 июне, сишәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Юлларда куркынычсызлык әлифбасы» чарасы оештырдылар. Бу чара җәйге каникуллар чорында аеруча актуаль.

ЮХИДИ хезмәткәре балаларга юлларда, җәяүлеләр үтү урыннарында үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде, киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар кулланырга киңәш итте. Ул шулай ук яшь шоферларның һәм аларның ата-аналарының мотоцикл, мопед белән идарә иткәндә җаваплылыгы турында искә төшерде. Полиция инспекторы билгеләп үткәнчә, яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Очрашу ахырында кунак балаларга сак, игътибарлы булырга һәм юлда үзләрен сакларга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International