Россиядә Гаилә елы кысаларында Балтач районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әниләре өчен чара узды.
Чарада 70тән артык гаилә катнашты. 60 әни каш буяучы, маникюр остасы, чәчтараш, баш массажы хезмәтеннән һәм реабилитолог киңәшләреннән файдаланды. Бу вакытта балаларның күңелен аниматорлар ачты. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре сәламәтлекләрендә авыр һәм күптөрле бозылулар булган инвалид балалар белән шөгыльләнделәр.
Барлык катнашучылар өчен төрле тәм-томнар белән чәй эчү оештырылды. Хәйриячеләр барысына да азык-төлек пакетлары тапшырдылар. Чарада катнаша алмаганнарга авыл җирлекләре башлыклары һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән азык-төлек җыелмалары гаиләләренә өйләренә китерелде.
Район башлыгы исеменнән «Преображение» хәйрия проектын оештыручыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.