Министрлыкта 2024 елга өстенлекле бурычларны үтәүгә арадаш йомгак ясалды

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

24 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Чарада беренче яртыеллык йомгаклары буенча Министрлыкның 2024 елга куелган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда экспертлар һәм Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан 2023 елда гамәлгә ашыру өчен өстенлекле 5 максат билгеләнгән иде:

1. Укудан буш вакытта 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 12 меңнән ким булмаган балигъ булмаган гражданны вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру;

2. Эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнарның ким дигәндә 65 % эшкә урнаштыру;

3. Республика акчалары хисабына сертификат нигезендә ташламалы шартларда сәламәтләндерелгән пенсионерларның һәм аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләренең гомуми санының 30 % да ким булмаган өлешен (кимендә 2 000 кеше) шифаханә-курорт дәвалануы белән тәэмин итү;

4. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль тернәкләндерү яки абилитация хезмәтләре белән тәэмин итү өлешен арттыру: инвалид балаларны 89 проценттан 94 процентка кадәр (кимендә 9,1 мең кеше), инвалидларны – 85 проценттан 90 процентка кадәр (кимендә 7,9 мең кеше);

5. Икътисад үсеше өчен кадрлар әзерләү. Кимендә 3 мең зур яшьтәге халыкны укытуны оештыру.

2024 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның өстенлекле максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2024-god.htm?pub_id=4240216.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International