Социаль тармак белгечләре ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар турындагы сигналларга оператив җавап бирә

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең кабул итү бүлмәсенә әледән-әле битараф булмаган күршеләрдән ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар, яшәү чарасы, пропискасы булмаган кешеләр, инвалидлар турында сигналлар килеп тора. 22 июльдә үзәккә берьюлы ике шундый хәбәр килде.

Директор вазыйфаларын башкаручы Татьяна Паранина, өй бүлек мөдире Лилия Латыйпова һәм социаль эш буенча белгеч Екатерина Титова сигналга бик тиз җавап бирделәр, гражданнарның тормыш хәлләрен ачыклау максаты белән адреслар буенча чыктылар.

Беренче очракта белгечләр өлкән яшьтәге ялгыз кеше белән аралаштылар, аның хәле, сәламәтлеге турында белделәр, граждан яши торган торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр, социаль хезмәткәр хезмәтен тәкъдим иттеләр. Икенче очракта пропискасыз, начар күрүче гражданның яшәү шартларын тикшерделәр.

Алга таба район үзәк хастаханәсе һәм авыл җирлеге башлыгы белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында эш башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International