24 нче июльдә Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр белән киңәшмә булып узды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Полякова авыл җирлекләрендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау мәсьәләләренә басым ясады. Шулай ук социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, хезмәтләрнең сыйфаты, хезмәт дисциплинасы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Җыелышта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга карата телефон аша мошенниклык фактлары мәсьәләсе булды. Социаль хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрелде, шулай ук хезмәткәрләргә социаль хезмәтләр алучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә куштылар.