«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр флорист һөнәре белән таныштылар

2024 елның 26 июле, җомга

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Флорист көне» уены узды. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм флорист һөнәре белән танышуга юнәлдерелгән чараны социаль педагог Марина Корнилова һәм хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова үткәрде.

Балалар иҗади һөнәрнең үзенчәлекләре белән таныштылар, үзләрен флорист ролендә сынап карадылар. Алар кулында гади ботаклар, яфраклар һәм чәчәкләр бик матур композицияләргә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International