Кәрәзле телефоннарга бәйлелеккә каршы көрәш ысулы буларак ишегалды уеннары

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Июль дәвамында Арча районының авыл җирлекләрендә ишегалды уеннары оештырылды. Уеннар «Шәфкать үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе, «Форпост» яшьләр-патриотик үзәге хезмәткәрләре, «Арча» волонтерлык хәрәкәте активистлары һәм мәдәният идарәсе хезмәткәрләре берләшмәсендә узды.

Ишегалды уеннары бик күп төрле була, тапкырлык һәм зирәклек таләп итә, шулай ук бик күп файдалы физик күнекмәләр бирә. Мондый ял итү кәрәзле телефоннарга бәйлелек белән көрәшергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International