Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Чубарова социаль хезмәт алучылар арасында «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Балалар белән туганлык бәйләнешләре, гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр. Катнашучылар шулай ук гаилә тематикасына кроссворд чиштеләр һәм һәр кешенең мәхәббәт һәм игътибар хөкем сөргән гаиләсе булырга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.