Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Лениногорскидан Мортазиннар гаиләсе социаль хезмәтләр ала. Аларның гаиләсе нәкъ 40 ел элек туган.
Казан шәһәренең көндезге тору бүлеге карамагындагылар «Имин юллар» тематик чарасында булдылар. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан викториналар һәм интерактив уеннар оештырылды. Балалар саклану чараларының төрләре һәм әһәмияте турында белделәр. Иң кыюлары велосипедларда һәм самокатларда йөри алдылар.
Шушы көннәрдә Арча районында «Ишегалларында җәй» чарасы узды. Ул шәһәрнең үзәк стадионында 40 тан артык яшүсмерне, балаларны һәм яшь гаиләләрне җыйды.
«ТатТрансОйл» ҖЧҖ 6 хезмәткәргә 389,5 мең сум түләде.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары «Герат кыр почтасы» эзләү отрядлары берләшмәсенең «Солдат йолдызы» хәрби-тарихи музеенда булдылар.
«Демография» милли проекты кысаларында «Өлкән буын» проекты юнәлеше буенча гамәлдә булган программалар өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны социаль яклауны тәэмин итә. Мәсәлән, озак вакытлы карау системасы – ул яшь яки сәламәтлек торышы аркасында чит ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүнең тулы канлы комплекслы программасы.
Махсус хәрби операциягә Түбән Кама шәһәреннән шактый ирләр киткән. Алар арасында А. Бурнин да бар. Бер елдан артык элек ул МХОга үз теләге белән китә.
2024 елда Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Россиядә Гаилә елына багышланган «Гомуми игътибар» акциясе старт алды. Үзәк белгечләре пенсионерлар җәмгыяте белән бергә социаль хезмәт күрсәтүдә булган өлкәннәрне котлыйлар, алар өчен гаилә атмосферасы тудыралар.
Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында «Өй шартларында дәвалау физкультурасы элементлары» спорт-өйрәтү чарасы уздырылды.
30 июльдән 2 августка кадәр Тукай районының «Урман әкияте» ял базасында күрү буенча инвалидларның «Арго дуслары очрашуы – 2024» унынчы төбәкара ачык инклюзив тернәкләндерү слеты булып узды. Чарада Татарстанның төрле районнарыннан, Мәскәүдән һәм Ижаудан 40 тан артык катнашучы җыелды.