Арча балалары һәм яшь гаиләләре өчен уен чарасы оештырылды

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә Арча районында «Ишегалларында җәй» чарасы узды. Ул шәһәрнең үзәк стадионында 40 тан артык яшүсмерне, балаларны һәм яшь гаиләләрне җыйды.

Сәламләү сүзе белән бәйрәмне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмирә Вәгыйзова ачып җибәрде. Катнашучылар өчен «Хәзинә» фольклор берләшмәсе белән берлектә милли уеннар оештырылды. Аннары «Форпост» яшьләр-патриотик хәрәкәте, «Арча» волонтерлык хәрәкәте активистларыннан һәм «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләреннән ишегалды уеннары булды. Һәр катнашучы приз алды.

Шуның белән бәйрәм тәмамланмады. Алга таба уеннарда катнашучыларны «Беренчеләр хәрәкәте» бергәлегеннән мастер-класслар мәйданчыгы көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International