Көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр музейда булдылар

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары «Герат кыр почтасы» эзләү отрядлары берләшмәсенең «Солдат йолдызы» хәрби-тарихи музеенда булдылар.

Музей директоры, отставкадагы эчке гаскәрләр полковнигы Георгий Мокану музейны ачу тарихы белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы елларында совет сугышчыларының батырлыклары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы турында сөйләде.

Музейга килүчеләрдә «Герат кыр почтасы» коммерциячел булмаган оешмасы рәисе Наил Каюмовның сөйләве аеруча онытылмас тәэсир калдырды. Ул кунакларга Калашников автоматының тактик-техник характеристикалары турында сөйләде, аның белән эш итү кагыйдәләре, куркынычсызлык чаралары белән таныштырды.

Шулай ук музейга килүчеләр «Солдат йолдызы» фильмын карадылар. Очрашу Ватан геройлары истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International