«Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә спорт-өйрәтү чарасы уздырылды

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында «Өй шартларында дәвалау физкультурасы элементлары» спорт-өйрәтү чарасы уздырылды.

Дәвалау физкультурасы буенча инструктор Лариса Шәрипова уен рәвешендә ата-аналарга сөйләм үсеше тоткарланган балалар белән өй шартларында ДФК дәресләрен үткәрү нигезләрен күрсәтте. Белгеч шулай ук ата-аналарны кызыксындырган балаларның сәламәтлеге турындагы сорауларга җавап бирде.

Барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International