Теләче районында 60 кеше озак вакытлы карау хезмәте ала

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

«Демография» милли проекты кысаларында «Өлкән буын» проекты юнәлеше буенча гамәлдә булган программалар өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны социаль яклауны тәэмин итә. Мәсәлән, озак вакытлы карау системасы – ул яшь яки сәламәтлек торышы аркасында чит ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүнең тулы канлы комплекслы программасы. Бүгенге көндә Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 60 кеше озак вакытлы карау хезмәте ала. 19 социаль хезмәткәр аларга социаль, көнкүреш, медицина һәм тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтә. Социаль хезмәткәрләр Карау мәктәбе дәресләрендә алган белемнәрен кулланып, тырышып эш алып баралар.

Социаль хезмәтләр алучыларга санитария-гигиена процедуралары күрсәтү, ризык әзерләү, ашату, кер алмаштыру, тернәкләндерү чаралары, сәламәтлек торышын күзәтү кебек социаль хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын тикшереп тору өчен белгечләрнең чыгуларыннан күренгәнчә, бүлекчә карамагындагылар үзләренең социаль хезмәткәрләреннән һәм аларның эшләреннән бик канәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International