Казанда көндезге тору бүлеге карамагындагылар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Казан шәһәренең көндезге тору бүлеге карамагындагылар «Имин юллар» тематик чарасында булдылар. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан викториналар һәм интерактив уеннар оештырылды. Балалар саклану чараларының төрләре һәм әһәмияте турында белделәр. Иң кыюлары велосипедларда һәм самокатларда йөри алдылар.

Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм шәһәр урамнарында үз-үзеңне җаваплы тоту социаль-мохит җайлашуының төп компонентларының берсе булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә мондый уен чаралары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социальләштерү һәм җәмгыятьтә интеграцияләү процессында зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International