Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Лениногорскидан Мортазиннар гаиләсе социаль хезмәтләр ала. Аларның гаиләсе нәкъ 40 ел элек туган.
Зәкиҗан Шәрипҗан улы «Лениногорск авыл хуҗалыгы техникасы» ААҖ эшләгән, Төньяк флотта су асты көймәсендә хезмәт иткән. Раушания Дәрҗәман кызы «Радиоприбор» заводында эшләгән.
Алар Лениногорскида мәдәният йорты янындагы концерттан соң танышалар. Ир белән хатын ике бала үстергәннәр, хәзер аларның дүрт оныгы үсеп килә.
Зәкиҗан Шәрипҗан улы һәрнәрсәгә оста, киез итек ямауларга бик ярата, ә тормыш иптәше аңа һәрнәрсәдә ярдәм итә. Бөтен буш вакытларын алар яраткан оныклары белән үткәрергә тырышалар. Бергә ашарга пешерергә, җиләк-җимеш алырга һәм бакчада эшләргә яраталар.
Мортазиннар гаилә бәхетенең сере бер-берсен тыңлауда, юл куюда һәм яратуда икәненә ышаналар.