Өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү, мохтаҗларга ярдәм итү юлы белән әхлак тәрбияләү максатында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова «Ярдәм кулы суз» акциясе үткәрде.
Мамадыш районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына илтү эше дәвам итә. Диспансерлаштыру һәм скрининг тикшерүләренең максаты – кешеләрнең үлем һәм инвалидлык очракларының төп сәбәбе булган аеруча куркыныч авыруларны иртәрәк ачыклау.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, көндезге тору бүлегендә, «Типография» инклюзив остаханәсе» программасы гамәлгә ашырыла башлады.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында «Флористика йорты» чәчәк кибетендә булдылар.
28 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак. Чара социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм балигъ булмаганнарның җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалауга юнәлдерелгән.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру 15 августка кадәр озайтылды.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен «Түбән Кама» милли паркына экскурсия оештырылды. Анда алар «Корабельная роща» экологик сукмагы буйлап үттеләр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.
«Остазлык» Бөтенроссия конкурсына старт бирелде. Ул «Ел остазы» һәм «Иң яхшы остазлык практикасы» юнәлешләре буенча иң яхшы остазлык практикалары базасын булдыру, мәгариф, социаль һәм иҗтимагый эшчәнлек, җитештерү, шулай ук дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәләрендә иң яхшы остазларны ачыклау максатларында үткәрелә.
6 августта Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Аралашудагы кыенлыклар белән идарә итү» темасына төркемле дәрес үткәрде. Чарада «Үзенекеләр арасында үзенеке» психологик уен уйнадылар.