«Остазлык» Бөтенроссия конкурсына старт бирелде. Ул «Ел остазы» һәм «Иң яхшы остазлык практикасы» юнәлешләре буенча иң яхшы остазлык практикалары базасын булдыру, мәгариф, социаль һәм иҗтимагый эшчәнлек, җитештерү, шулай ук дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәләрендә иң яхшы остазларны ачыклау максатларында үткәрелә.
Конкурс дистанцион форматта ике этапта уздырыла:
катнашучыларны теркәү (26 июль–25 октябрь);
сайлап алу этабы (26 июль–27 октябрь).
Конкурсның финал чарасы – «Остазлар фестивале» – 2024 елның 17–19 декабрендә «Сенеж» идарә остаханәсе базасында узачак.
Катнашучылар конкурсның рәсми сайтында теркәлә ала: https://nastavnik.rsv.ru/.