Кукмара районыннан Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар куелган бурычларны намус белән үтиләр.
8 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шахмат буенча «Җиңәргә вакыт» турниры узды. Чара социаль хезмәтләр алучылар арасында спортның интеллектуаль төрләрен һәм актив яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Бергәләп яхшылык эшлибез» дигән акция уздырды.
Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга муниципаль районы буенча идарәсендә экскурсиядә булдылар.
Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Гүзәл Минһаҗева «Ләкләк көтәбез» клубында катнашучылар арасында тренинг дәресе үткәрде. Очрашуның темасы – «Мин һәм минем балам».
6 августта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт алтучы алты бала арасында шәхесара мөнәсәбәтләрне җайга салу максатында «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсы кысаларында «Үзенә үзе тынычлык урнаштыручы» дәресе үткәрде.
Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 7 августта балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен «Игелекле эшләр көне» ведомствоара уен программасы.
Арча районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә баруларын дәвам итәләр.
Россиядә Гаилә елы Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларны истәлекле панно ясарга рухландырды.
8 августта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Сәламәт хатын-кыз – әни булуга юл» дигән әңгәмә үткәрде.