«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясендә булдылар

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында «Флористика йорты» чәчәк кибетендә булдылар.

Экскурсия флорист һөнәре белән танышуга юнәлдерелгән иде. Кибет хуҗабикәсе Динә Шакирова кызларга эш үзенчәлекләре һәм бу өлкәдә үзенең тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул шулай ук букетлар һәм композицияләр ясау нигезләре, төрле чәчәкләрнең үзенчәлекләре һәм аларны карау кагыйдәләре, флорист куллана торган инструментлар белән таныштырды.

Аннары социаль приютта тәрбияләнүче кызлар чәчәк композицияләре төзү буенча мастер-классларда катнаштылар. Динә Шакирова кызларга кечкенә бүләкләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International