«Түбән Кама» милли паркы «Ышаныч» үзәге кунакларын каршы ала

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен «Түбән Кама» милли паркына экскурсия оештырылды. Анда алар «Корабельная роща» экологик сукмагы буйлап үттеләр.

Кунакларны табигый истәлекле урыннар, матур ландшафт, флора һәм фауна белән экологик агарту буенча методист Алсу Жукова таныштырды. Яшьләр зур кызыксыну белән белгечнең сөйләгәнен тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International