«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә ата-аналар һәм 3 яшькә кадәрге балалар өчен «Эре моторика» темасына уртак дәрес үткәрелде. Чара «Өй консультанты» проекты кысаларында Балаларга ярдәм фонды гранты акчасына сатып алынган җиһазларны кулланып узды.
Очрашуның төп максаты – ата-аналарның компетентлыгын арттыру һәм аларны нәниләр өчен уртак хәрәкәт уеннары вариантлары белән таныштыру.
Социаль эш буенча белгеч Алена Овсейчик презентация тәкъдим итте. Катнашучылар арка, кул һәм аякларның көчле мускуллары – киләчәктә балага ышанычлы тотарга һәм рәсем ясарга ярдәм итәчәк дөрес гәүдә нигезе икәнен белделәр.
Белгеч Ирина Кожевникова сораштыру ярдәмендә балаларның күнекмәләренә диагностика үткәрде, ата-аналарга шәхси киңәшләр бирде һәм өйдә һәм урамда шөгыльләнү өчен гади күнегүләр җыелмасы белән белешмәләр тапшырды.
Практик өлешендә әниләргә махсус җиһазларны ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләделәр.